3 июль көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Минем күңелле туп»дигән уен программасы үткәрделәр. Хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар балаларга шатлык китерә һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чума алдылар, кызыклы һәм шаян уеннар һәм күңелле эстафеталар уйнадылар. Чараны очрашу дәвамында яңгыраган дәртле, ритмик көйләр бизәде. Чарада катнашучыларның барысы да бик күп тәэсирләр алды, ә иң мөһиме үзара дустанә мөнәсәбәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну күрсәттеләр.