“Гырон Быдтон” Республика удмурт мәдәнияте бәйрәме

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

«Гырон быдтон» удмуртларның алда торган уңыш турында язгы-җәйге догалар циклы бәйрәмнәренең берсе. Аның исеме удмурт теленнән турыдан-туры «чәчү   ахыры»дип тәрҗемә ителә. Традиция буенча бәйрәмне болыннар чәчәк аткан вакытта үткәрәләр. Бу көнне удмуртлар һава торышы өчен күкләргә рәхмәт әйтәләр һәм булачак уңыш турында дога кылалар.28 июньдә Балтач  муниципаль районының Ципья авылында «Гырон Быдтон» Республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узды. Бәйрәмгә Татарстан Халыклары ассамблеясы, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, Удмурт Республикасы Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре килде.  Бәйрәмдә катнашучыларның һәм кунакларның удмурт авылы атмосферасына чуму мөмкинлеге булды. Ишегалларында удмурт йортының интерьеры һәм көнкүреше тәкъдим ителгән, анда милли аш-су ашларын татып карарга мөмкин иде. Быел бәйрәм кысаларында Удмурт гаиләләренең республика конкурсы “Шудо-буро удмурт гаиләсе” ,ел саен үткәрелә торган «Чеберина но Батыр» Республика матурлык һәм талант конкурсы узды.Бәйрәмнең хедлайнерлары булып Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры “Айкай “һәм Анатолий Ушаков исемендәге “Шулдыр асыт (Күңелле кич)” эстрада ансамбле булды. Бәйрәмдә Иштуган мәдәният йортының “Тюрагай”удмурт фольклор коллективы катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Иванова Валентина Михайловна ГБУ «Таткультресурсцентр»ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International