28 июнь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Искедән бүгенгегә кадәр»дип аталган экскурсия үткәрделәр.Теләсә нинди музей экспозициясенең нигезе-ул экспонатлар. Музей экспонатлары-предметлар гына түгел, ә башка вакыттан килгән предметлар. Сәнгать җитәкчесе музей буйлап төрле экспозицияләр белән кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрде, алар ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә ярдәм итте. Мич белән бәйле кисәү агачы, борынгы савыт-саба белән таныштык. Көянтәне юкә, усак, талдан – җиңел, сыгылмалы агачтан ясауларын белделәр, борынгы сәгать, савыт-саба күрделәр. Балаларны үтүкләр, көянтә, борынгы кораллар, дага, ураклар кызыксындырды. Музейларда экспонатларга кагылырга ярамый, ә музейда балалар кагылып кына калмадылар, эштә дә сынап карадылар: чуеннарны тоткыч белән мичкә куйдылар, үтүкләрне тотып карадылар, җеп эрләгечне күрделәр. Катнашучылар гармуннар ,патефоннар , фотоаппаратлар,телефон һәм сәгатьләр коллекциясен карый алдылар, аларның борынгыдан алып заманчага кадәр үзгәрешләрен күрделәр. Искесе китә, ләкин аны белергә һәм сакларга кирәк. Балаларны халык мәдәнияте чыганакларына тартып, без баланың шәхесен үстерәбез. Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар һәм сораулар бирделәр. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды. Экскурсия тәмамлангач, күргәзмә эшләре турында җентекләп сөйләгәннәре өчен рәхмәт белдердек һәм тагын килергә вәгъдә иттек.