“Тәмәке тартмыйм һәм сезгә дә киңәш итмим” дигән акция

2025 елның 24 июне, сишәмбе

21 июнь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Тәмәке тартмыйм һәм сезгә дә киңәш итмим» дигән акция үткәрделәр.Чараның максаты – барлык кешеләрнең, бигрәк тә яшүсмерләрнең аңына никотинның кеше сәламәтлегенә зыяны турында мәгълүмат җиткерү, яшьләрдә асоциаль тәртипнең теләсә нинди күренешенә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.Анда очраклы үтеп баручылар, яшьләр, яшүсмерләр, авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты, алар начар гадәткә-тәмәке тартуга тискәре карашларын белдерделәр.Акция барышында катнашучыларга никотинның кеше организмына тәэсире, тәмәке төтененең әйләнә-тирәдәгеләргә, тәмәке тартмаучыларга ничек тәэсир итүе, ни өчен башларга ярамый һәм тәмәке тартуны ташларга кирәклеге турында сөйләделәр. Тәмәке тартуны тыюның махсус билгеләре, тәмәке тарту өчен махсус зоналар, законнарда билгеләнгән штрафлар һәм чикләүләр турында җентекләп мәгълүмат бирделәр.Шулай ук акциядә катнашучыларга тәмәке тартуның зыяны турында белешмәләр тапшырылды,анда тәмәкесез тормыш күпкә күңеллерәк, яки Тәмәкесез тормыш турында уйланырга мәҗбүр итүче аргументлар китерелде. Акциядә катнашучылар «Тәмәке тартуны ташлагыз-чөнки ..."соравына җавап бирделәр һәм плакатка яздылар.Барысын да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә һәм, тәмәке кулланудан һәм башка зарарлы гадәтләрдән баш тартып, яшь чакта сәламәтлекләрен сакларга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International