Балачак-барысы да мөмкин булган гаҗәеп ил. Балачак илендә әкият, тылсым яши, ә дөнья якты һәм матур тоела. Һәм бу илдә төрле бәла-казаларга һәм төрле хәлләргә урын булмавын телибез. Хәлләрнең туры килүе, өлкәннәр тарафыннан балалар артыннан контроль булмау еш кына фаҗиганең сәбәбе булырга мөмкин.14 июнь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре экстремизмга һәм террорчылыкка каршы «Өйдә ялгыз»дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Видео-презентация ярдәмендә балалар үз өйләрендә ,ата-аналары өйдә булмаган вакытта аларны сагалап торучы куркынычлар, таныш булмаган кешеләр белән элемтәләр, куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәләре турында таныштылар. Катнашучыларны теракт куркынычы янаган гамәлләр, шартлаткыч җайланманы тапканда нишләргә һәм бу вәзгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат белән таныштырдык. Экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тотуга аерым игътибар бирелде.Мультфильм караганнан соң,балалар үз фикерләрен әйттеләр.Уен формасында биремнәрне актив үтәделәр: “Ачкыч югалды”, “Куркыныч – куркыныч түгел”, “Кайда саклана”, “Өйдә ялгыз”.Чара ахырында балалар ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр һәм теләсә нинди ситуациядә уяу, сак булырга һәм үз гамәлләрең өчен җаваплы булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.