Россия көненә "Минем яраткан Россия" викторинасы

2025 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

12 июнь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Россия көненә багышланган "Минем яраткан Россия"исемле викторина үткәрделәр. Чараның максаты үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Ватанга мәхәббәт уяту. Чара барышында алып баручы балаларга илебез символлары, гербы, флагы һәм гимны тарихы битләре буйлап виртуаль сәяхәткә чыгарга тәкъдим итте. Балалар үз илләренең мәдәнияте һәм тарихы турындагы викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр, сораулар бирделәр һәм фикер алыштылар,кроссворд һәм филворд чиштеләр. Аннары Россия гимнын башкардылар һәм стена газетасы ясадылар.Чара азагында балаларны бәйрәм белән котладылар һәм киләчәк буыннар горурланып "Бу минем Ватаным, бу минем Россиям"дип әйтә алсын өчен Ватаныбызга сакчыл карарга, аны сакларга һәм якларга өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International