Балалар сабантуе «Балачак дөньясы –тылсым дөньясы”

2025 елның 1 июне, якшәмбе

1 июньдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре дип аталган, балаларны яклау көненә багышланган  «Балачак дөньясы –тылсым дөньясы”дип аталган балалар сабантуе уздырдылар. Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта бәйрәм кәефе тудыручы музыка яңгырады. Чараның кызыклы һәм бай күңел ачу программасы бар иде. Милли уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Чарада катнашучыларның барысына да «Капчыклар белән көрәш», «Су белән тулы чиләкләр белән йөгерү» конкурсы ошады. «Кашыкта йомырка белән йөгерү», «Чүлмәк вату», «Капчыкларда йөгерү» уеннары, шулай ук «Кем көчлерәк» ярышы күңелле һәм дәртле узды, анда барлык катнашучылар ике төркемгә бүленеп, аркан тарттылар. Чара барлык катнашучыларга җәй буе күтәренкелек һәм яхшы кәеф бирде. Җәйнең беренче көне бәйрәмчә һәм күңелле булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International