“Сабын куыгы бәйрәме"дигән уен программасы

2025 елның 31 мае, шимбә

Балачак-һәр кешенең тормышында иң күркәм чор. Нәкъ менә балачакта төрле ачышлар ясарга, элементар әйберләргә шатланырга мөмкин. Ә сабын куыкларын чыгару-иң гади, әмма шул ук вакытта иң яраткан һәм күңелле балалар уеннарының берсе. Сабын куыклары алар өчен – ул тылсым. Сабын куыкларын барлык балалар да чыгарырга ярата. 30 майда Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Сабын куыгы бәйрәме»дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар шатланыпс абын куыгы очырдылар , аларның матурлыгына һәм төрлелегенә сокландылар. Чарада катнашучыларны «Сабын куыгын тот», «Кемнең куыгы югарырак оча», «Сабын күбеге» һәм «Иң зур куык»кебек сынаулар көтте. Балалар сабын куыкларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, үзләре эремә ясап, куыкларны чыгарып карадылар.Балалар күңелле уеннардан һәм конкурслардан бик күп уңай хисләр алдылар, көне буе яхшы кәеф белән тулдылар. Бәйрәм күңелле, истә калырлык булды, ә ул сабын куыкларыннан «салют» белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International