Гаилә-тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме, ул-якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, үрнәк алганнарыбыз, кайгыртканнарыбыз, игелек һәм бәхет теләгәннәребез. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Шуңа күрә бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим.15 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Гаилә көненә багышланган «Гаилә – илһам чыганагы» дигән чара үткәрделәр. Уен программасына ике команда – әниләр һәм балалар чакырылган иде. Программаны «Визит карточкасы»конкурсы белән ачтык. Киләсе «Күңелле кер юу» биреме бик көлке һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Киләсе конкурста катнашучыларга “Әнием йөрәге”пазлын җыярга тәкъдим ителде, алар бу эшне бик тиз башкарып чыктылар. Шулай ук «Әниең белән бергә», «Толым үреп чык», «Эстафетаны тапшыр», «Чәчәкле кыр» һ.б. уңышлы узды. Чара азагында безнең командалар өчен кызыклы блицтурнир үткәрелде. Дуслык җиңде. Барлык катнашучыларга да призлар тапшырылды.