Җиңү Көне-илебезнең барлык гражданнары өчен әһәмиятле һәм истәлекле бәйрәм, чөнки һәр гаиләдә диярлек фашист илбасарларын җиңүгә өлеш керткән ата-бабалары истәлеген саклыйлар. Бу вакыйга турындагы истәлекне һәм үз халкының якты киләчәге өчен көрәшкән кешеләрнең хөрмәтен кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. 9 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Батырлык.Җиңү.Хәтер " дип аталган концерт куйдылар.Программаның сюжеты Бөек Ватан сугышы эпизодларын торгызудан гыйбарәт иде. Җентекләп уйланылган сценарий ярдәмендә тамашачылар 1941-1945 еллар чорына чумды. Чыгышлар белән сугарылган эчкерсез хисләр нәтиҗәсендә залда сугыш чоры, тыл һәм фронт атмосферасы тудырылды.Сугыш еллары җырлары һәм биюләре, хореографик куелышлар тамашачыларны тарихтагы әһәмиятле вакытка күчергәндәй сихерләде. Сәхнәдә героик вакыйгалар сәнгатьле хореография, вокаль номерлар аша җанланды. Күңелне нечкәртә торган куелышлар совет солдатларының рух көчен һәм какшамас ихтыяр көчен чагылдырды, аларның ныклыгы сугыш барышын үзгәртте. "Күз яшьләре аша” театральләштерелгән концерты хисләр давылын уятты һәм һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.Җиңүнең нинди бәягә яулануын истә тоту-безнең изге бурычыбыз. Һәм бу бәйрәм концерты халкыбызның бөек батырлыгы истәлегенә үткәрелде.