Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг-концерт " Җиңү көне!»

2025 елның 10 мае, шимбә

Җиңү көне-һәрберебез өчен изге бәйрәм һәм без, илнең бүгенге гражданнары, Җиңү истәлеген, Җиңү көнен бәйрәм итү традицияләрен киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы.8 май көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре мәктәп белән берлектә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган " Җиңү көне!» дип аталган миҗинг-концерт уздырдык. Чара авыл җирлеге башлыгы Д.М. Гайнетдинов, мәктәп директоры А. В. Макаров, «Саба таңнары» газетасының баш мөхәррире Р. Г. Исмәгыйлевның котлау сүзләреннән башланып китте. Аннары мәдәният йорты, балалар бакчасы һәм мәктәп үзешчәннәре катнашында концерт программасы башланды. Катнашучылар тамашачыларны матур номерлары: җырлары, биюләре, шигырьләре белән сөендерделәр .Бу көнне ата-бабаларыбызның ныклыгы, батырлыгы турында күп сүзләр яңгырады. Балалар Ватан өчен көрәшүчеләргә һәм җиңүчеләргә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Митинг-концерт тәмамланганнан соң ,барлык катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм монументка чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International