6 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре ел саен уздырыла торган «Балаларга сугыш турында укыйбыз»дигән патриотик акциягә кушылдылар. Чара башында сугыш вакыйгалары һәм Совет халкының батырлыгы турында әңгәмә үткәрелде. Катнашучылар Бөек Ватан сугышына багышланган әдәбият белән таныштылар. Танылган язучы С.П. Алексеевның «Блокадный хлеб», «Таня Савичева», «Буханка»хикәяләре сайлап алынды. Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен укыдык. Бу әсәрләр Ленинградны саклаучыларның батырлыгына һәм кичерергә туры килгән сынауларга багышлана. Балалар игътибар белән тыңладылар, укыганнан соң зур тәэсирләр астында күп фикер алыштылар, ә алып баручы безнең яклаучыларыбызның батырларча һәм үз гомерләрен кызганмыйча җиңүгә таба баруларына күп мисаллар китерде.