«Георгий тасмасы " акциясе

2025 елның 10 мае, шимбә

6 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре "Георгий тасмасы"акциясе үткәрделәр.  «Георгий тасмасы " акциясе 9 майда булачак Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган. Акция узган көннәрдә Россиядә һәм башка илләрдә миллионлаган кеше киемнәренә Георгий тасмасын беркетә, Ватан өчен көрәшүчеләргә үз хөрмәтләрен, Бөек Җиңү өчен бөтен халыкның горурлыгын күрсәтә. Бөек Җиңү символының ике төсе бар-кара һәм кызгылт сары. Алар төтен һәм ялкынны аңлата-үз Ватанын саклауга баскан һәм авыр сугышта дошманнан курыкмаган барлык кешеләрнең батырлыгы символы. Без бистәдә яшәүчеләргә тасмалар тапшырдык, аларны Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәт һәм рәхмәт символы буларак киемнәренә беркеттек. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны шатлык һәм йөрәк әрнүе белән искә алабыз. Фронтта булганнарны һәм тылда Җиңү яулаганнарны искә алабыз. Хәзер дә без дөньяны сакларга һәм шул авыр ,куркыныч елларны истә тотарга һәм Җиңү өчен һәлак булганнарны истә тотарга тиешбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International