“Тукай йөрәгемдә минем!”дип аталган әдәби кичә

2025 елның 27 апреле, якшәмбе

Габдулла Тукай үзенең иҗаты белән үз исемен мәңгеләштерде, ә аның шигырьләрен бүген дә зур ярату белән өлкәннәр дә, балалар да укый. Балачактан алып олы яшькә кадәр кешенең бөтен тормышы тел белән тыгыз бәйләнгән, бу милләтнең иң мөһим билгесе булып тора, ул милләт тарихы һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында мәгълүматны саклый һәм буыннан-буынга тапшыра. 26 апрельдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре “Тукай йөрәгемдә минем!”дип аталган әдәби  кичә уздырдылар. Клуб берләшмәләрендә шөгыльләнүче балалар шагыйрьнең авыр балачагы һәм аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр. Үзешчән артистлар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. Балалар" Бала белән күбәләк"," Кызыклы шәкерт","Эш беткәч, уйнарга ярый"шигырьләрен сәхнәләштерделәр.Катнашучылар тарафыннан удмурт һәм рус телләрендә шигырьләр яңгырады. “Шүрәлеләр белән янәшә” дип аталган инсценировка чараның үзенчәлеге булып торды. Чара язучының катнашучылар  башкаруындагы «Туган тел»җыры белән  тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International