Мастер-класс «Язны ясыйбыз»

2025 елның 25 апреле, җомга

Без барыбыз да яз килүенә шатланабыз! Балалар өчен ул җәйнең башлану билгесе булып тора һәм барысы да ниндидер әкияти , гадәти булмаган хәлгә әверелә, әйләнә-тирәдә барысы да буяулар, авазлар, исләр белән тула. 23 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре рәсем сәнгатен яратучылар өчен мастер-класс үткәрделәр.Теләге булганнар «Язны ясыйбыз» иҗат чарасында катнаштылар, үзләрен чын рәссамнар һәм иҗатчылар итеп хис иттеләр.  Мастер-классның максаты-алдан рәсем ясамыйча пумала белән эшләргә өйрәтү, симметрия төшенчәсен ныгыту, күз үлчәмен һәм төсне тоюны үстерү, кызыксынучанлык һәм сәнгать күнекмәләрен камилләштерү теләге тәрбияләү.  Мөгаен, бу мастер-класс та түгел, ә арт-терапия булгандыр, балалар буяулар, төсләр тезмәләре дөньясына чумдылар, үзләренең хисләрен белдерделәр. Кайберәүләр картинаны ясау өчен беренче тапкыр гади мамык таяклар кулландылар. Чара барышында без яз билгеләрен искә төшердек,табышмакларга җаваплар таптык,яз турында шигырьләр укыдык, үз рәсемебез өчен нинди төсләрне яхшырак куллану турында сөйләштек. Мастер-класс бик кызыклы һәм аңлаешлы үтте, балаларның эшләре кызыклы, якты һәм язгы килеп чыкты. Аларга карыйсың да язга, кояшка шатланасың, кәефең яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International