11 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында Мишәбаш мәдәният йорты һәм Евлаштау китапханәсе , "Сәләт" түгәрәгендә катнашучылар белән берлектә тамашачыларга Флорида Бүләковның " Әбиләргә ни җитми?" әсәре буенча спектакль булды .Тамашачылар сәхнәдә күргәннәреннән канәгать иделәр, беренче минуттан ук вакыйгаларга чумып, спектакль барышын игътибар белән күзәттеләр.Актерлар көлке мизгелләрне дә, шул ук вакытта пьесаның тирәнрәк мәгънәсен дә җиткерә алдылар. Сюжет буенча картлар йортында яшәүче әбиләр эшкә килгән электрик Абдуллага кияүгә чыгарга телиләр.Алар үзләренең яшь елларын, ирләрен искә алалар.Абдулла авыр тормыш юлы үткән әбиләрне өйләренә алып кайтырга карар кыла. Спектакль бер сулышта үтте. Тамашачылар артистларны сәхнәдән рәхмәтле алкышлар белән озатып калдылар.