10 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Лесхоз мәдәният йортына Саба мәдәният йортының "Сәяхәт"балалар театр коллективының "Үзем белән үзем" маҗаралы спектаклен карарга культпоход оештырдылар. Кызыклы сюжет, матур уен, искиткеч актерлар составы-тамашаны бер сулышта карадык. Өйләренә кайтканда балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм актерларның уйнавы турында сокланып фикер алыштылар һәм, әлбәттә, барысы да оештыручыларга кәефләре өчен рәхмәтле булып калдылар.