10 апрель көнне Саба мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп"дип аталган концерт булды.Концерт программасының сюжеты Бөек Ватан сугышы эпизодларын торгызудан гыйбарәт иде. Җентекләп уйланылган сценарий ярдәмендә тамашачылар 1941-1945 еллар чорына чумды. Чыгышлар белән сугарылган эчкерсез хисләр нәтиҗәсендә залда сугыш чоры, тыл һәм фронт атмосферасы тудырылды.Коллективлар башкаруындагы Сугыш еллары җырлары һәм биюләре, хореографик куелышлар тамашачыларны тарихтагы мөһим вакытка күчергәндәй таң калдырды. Героик вакыйгалар сәхнәдә нәфис сүз аша җанланды.Күңелне нечкәртә торган куелышлар совет солдатларының рух көчен һәм какшамас ихтыяр көчен чагылдырды.Концерт хисләр давылын уятты һәм һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.Җиңүнең нинди бәягә яулануын истә тоту-безнең изге бурычыбыз. Һәм бу бәйрәм концерты халкыбызның бөек батырлыгы истәлегенә үткәрелде. Иштуган мәдәният йорты белгечләре әлеге концертка яшьләр белән культпоход оештырдылар.