8 нче апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көненә, 8нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Сәламәтлек-байлыктан кыйммәтрәк” дигән әңгәмә үткәрелде.
Мәдәният йорты мөдире сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кеше тормышындагы роле турында сөйләде. Сәламәтлек өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик файдалы. Үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында да сүз кузгаттылар. Чарада катнашучылар белемнәре, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, сәламәтлек турында сөйләделәр. «Сәламәтлек-зур байлык» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Сәламәтлек - кешедә булган иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә нинди байлыктан кыйммәтрәк. «Акчаны югалттым - берни югалтмадым, дигән мәкаль юкка гына әйтелми. Вакыт әрәм булды - күп югалттым. Сәламәтлекне югалттым - барысын да югалттым". Шуңа күрә сәламәтлегеңә сакчыл карарга кирәк.