5 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре яшьләр белән «Мин тәмәке тартуга каршы» дип аталган тематик әңгәмә үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-тәмәке тартуның кешегә тискәре йогынтысын күрсәтү һәм сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау. Балалар белән сөйләшкәндә никотинның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында сөйләделәр, тәмәке-ул шул ук наркотик. Тәмәкегә ияләшү механизмы башка психоактив матдәләр кебек үк, һәм мондый бәйлелектән котылу бик авыр. Тәмәке тарту-иң еш очрый торган зарарлы гадәт. Тәмәке тартуның организмга зур зыян китерүе турында да сөйләштек. Һәм җитди нәтиҗәләрдән качар өчен, балаларның бернинди сылтау белән дә тәмәке тарта башламавы бик мөһим.Чарада катнашучыларга "Тәмәке тартмаска 5 сәбәп» дип аталган буклетлар өләшенде . Танып белү әңгәмәсеннән соң яшьләр белән «Минем ихтыяр көчем бармы»темасына анкета үткәрелде. Балалар анкета сорауларына чын күңелдән һәм дөрес җавап бирделәр. Анкета нәтиҗәләре күрсәткәнчә, егетләр спортны бик яраталар, бигрәк тә өстәл теннисы уйнарга. Сөйләшү балаларга тәмәке тартмауның никадәр яхшы икәнен аңларга булышты дип ышанабыз!