Концерт "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп"

2025 елның 6 апреле, якшәмбе

Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында ,1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп район халык иҗаты фестивале кысаларында , 4 апрельдә Иштуган мәдәният йортында Финанс-бюджет палатасы,.тер.ТР МФ Казначылык департаментының Саба районы бүлеге коллективының концерты булды. Концерт программасының сюжеты Бөек Ватан сугышы эпизодларын торгызудан гыйбарәт иде. Җентекләп уйланылган сценарий ярдәмендә тамашачылар 1941-1945 еллар чорына чумды. Чыгышлар белән сугарылган эчкерсез хисләр нәтиҗәсендә залда сугыш чоры, тыл һәм фронт атмосферасы тудырылды. Коллективлар башкаруындагы сугыш еллары җырлары һәм биюләре, башка хореографик куелышлар тамашачыларны тарихта әһәмиятле вакытка күчергән  кебек сихерләде. Героик вакыйгалар нәфис сүз аша сәхнәдә җанланды. Күңелне нечкәртә торган куелышлар  ,ныклыгы сугыш барышын үзгәрткән совет солдатларының рух көчен һәм какшамас ихтыяр көчен чагылдырды,.   Мәдәният йорты фойесында ветераннар фотосурәтләре күргәзмәсе, «Сугыш еллары реликвияләре» экспонатлар күргәзмәсе урнаштырылган иде. Театральләштерелгән концерт хисләр давылын уятты һәм һәркемнең йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.Җиңүнең нинди бәягә яулануын истә тоту-безнең изге бурычыбыз. Һәм бу бәйрәм концерты халкыбызның бөек батырлыгы истәлегенә үткәрелде. Безнең бистәдә шундый күңелле концерт узуына шатбыз, ул буыннар элемтәсенең өзелмәвен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International