Беренче апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Кошлар сайравы»танып-белү-уен программасы үткәрделәр.Алып баручы катнашучыларга кошларның файдасы, кешенең елның төрле вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәте, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәте турында сөйләде. Балалар яз көне безгә нинди кошлар очып килүе, ә кайсылары ел әйләнәсе безнең белән яшәве турындагы белемнәре белән уртаклаштылар . «Кошлар сайравы» уенында балалар төрле кошлар чыгарган тавышларны чыгарырга тырыштылар. Бу бик күп шау –шу һәм көлүләр тудырды, чөнки кош җырларын һәркем дә төгәл тапшыра алмады. Аннары балалар «Без кошлар турында нәрсә беләбез? " дигән уенда табышмакларга җавап бирделәр, кроссворд,филворд, "Кошны җый"уенын уйнадык.Бу мавыктыргыч һәм танып –белү уены булды, чөнки һәр бала үзенең белемен һәм күзәтүчәнлеген күрсәтергә тырышты.