Викторина ”Безнең канатлы дусларыбыз”

2025 елның 29 марты, шимбә

Кешене гомер буе кошлар - зур һәм кечкенә, кыргый һәм йорт кошлары чолгап ала. Алар безне үзләренең җырлары белән шатландыра, бакча һәм яшелчә бакчаларын саклыйлар, зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.

Беренче апрельдә бөтен планета Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. 29 март көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә укучылар өчен “Безнең канатлы дусларыбыз” дигән викторина үткәрелде. Балаларга кошларның файдасы, елның төрле вакытында аларга карата сакчыл мөнәсәбәт, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт турында сөйләделәр. Чарага «Кошлар -безнең дуслар» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде һәм китапханәче бу китапларга күзәтү үткәрде. Балалар кошлар турында ничек кайгыртырга кирәклеген, күп кенә кошларның юкка чыгу чигендә булуын белделәр, шуңа күрә алар Кызыл китапка кертелгән дә инде.

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International