23 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Яшьләр СПИДка каршы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның максаты-сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау.Чараның максаты наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның кешегә йогынтысы, СПИДны ничек йоктырмаска һәм моннан ничек сакланырга икәнлеге турында мәгълүмат бирү иде. Әңгәмә барышында алып баручы СПИД белән бәйле вәзгыять, ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең проблемалары, үзеңне бу авырудан ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Чара азагында СПИДка каршы көрәш символы булган «Кызыл тасма» акциясе үткәрелде. Бу үлем куркынычы белән бәйле проблемаларның актуальлеген аңлау билгесе буларак, балалар кызыл тасмалар белән фотога төштеләр, шуның белән СПИДка һәм ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшкә беренче адым ясадылар.