Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган зур концерт

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

25 нче  мартта Россия Федерациясендә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә яшь буында  рухи, әхлаки тәрбия , Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләре формалаша. Мәдәнияттән башка халык гореф-гадәтләрен саклап калу, яшь буында патриотлык һәм толерантлык хисләре тәрбияләү мөмкин түгел. 25 мартта район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаилевич  җитәкчелегендә оештырылган искиткеч һөнәри бәйрәмебез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Бигрәк тә мәдәният хезмәткәрләре балалары  чыгышларында буыннар бәйләнеше бик матур күрсәтелде.

Бәйрәмдә туку остасы Зиннурова Рәзинә Морадым кызы үзе тукыган сөлгеләр, паласлар һәм коръән тышлары күргәзмәсе  белән катнашты . Рәзинә Морадымовна төрле җепләр һәм эшләнмәләр ясау ысулларын кулланып, үз эшләрен булдырган туку станогында мастер-класс күрсәтте. Рәзинә Морадымовна үз эшен яшь буынга калдыруга зур көч куя. Рәзинә Морадым кызының туку станогында эшләнгән иҗади эшләрен Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Миннеханов та  бик ошатты һәм ул Рәзинә апага ныклы сәламәтлек озын гомерләр, зур уңышлар теләде.Күргәзмәне оештыруда ярдәм иткән  өчен район мәдәният йорты методисты Садриева Гөлүсә Шамил кызына  зур рәхмәтләребезне  белдерәбез.

   Туку остасы Зиннурова Рәзинә  апа Мурадым кызына  бәхет -шатлыклар, ныклы сәламәтлек, озын гомерләр  һәм иҗади уңышлар телибез. Барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, бәхет -шатлыклар һәм иҗади уңышлар телибез

Тэги: Бигәнәй
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International