"Март моңнары" концерты

2025 елның 21 марты, җомга

7 март көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Март моңнары" концерты үткәрделәр . Бистә үзешчәннәре башкаруында яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар яңгырады . Яшь булуларына карамастан, сәхнәдә күңелле һәм дәртле чыгыш ясаучы кечкенә артистлар тамашачыларга зур шатлык китерде . Тамашачылар артистларны алкышлар белән сәламләделәр. Авыл җирлеге башлыгы Д.М. Гайнетдинов котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Клуб мөдире контракт буенча армиядә хезмәт итүче егетләрнең әниләрен котлады. Чараның икенче өлешендә " Ягез әле, әбиләр!" конкурсы булды.Конкурста катнашучылар «Иң яхшы хуҗабикә», «Бие әле», «Мәкаль әйт», «Үзем ир-ат» кебек турларда көч сынаштылар. Бөтен бәйрәм хатын-кызларга мәхәббәт белдерү булды, сәхнәдән тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Бүген бәйрәм чарасында булган һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International