«Яз чәчәге-гүзәл хатын-кыз» бәйрәм концерты

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

6 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара хатын – кызлар көненә багышланган «Яз чәчәге-гүзәл хатын-кыз» исемле бәйрәм концерты оештырдылар. Концертта мәдәният йорты үзешчәннәре, Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме һәм «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалы катнашучылары, Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире А.Б.Гаврилова катнаштылар. Концерт Шәмәрдән авыл җирлеге депутаты, ИНКО оешмасы җитәкчесе И.Г.Габидуллинның котлавы белән башланып китте.   Беренче минуттан ук яхшы һәм сокландыргыч атмосфера барлыкка килде. Концерт программасы күңелгә ятышлы җырлар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, халык һәм заманча биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдән тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Бәйрәм кунаклары шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International