«Самым милым и любимым» утреннигы

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

5 март көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә «Самым милым и любимым» дигән «Салават күпере» балалар бакчасы, Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган утреннигы узды. Бәйрәмгә әтиләр, әниләр, бабайлар һәм әбиләр чакырылган иде. Балалар бик тырышып чыгыш ясадылар. Шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырлар җырладылар. Музыка һәм яктылык белән бергә Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М. Әхмәтшина һәм тавыш режиссеры Хуҗин А.И. катнашты. Бәйрәм җылы, күңелле атмосферада узды. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар бик күп тәэсирләр алды, уңай хис-кичерешләр белән тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International