«Сәламәтлекне ничек сакларга?»дигән әңгәмә

2025 елның 28 феврале, җомга

Сәламәтлек – кешенең иң кыйммәтле әйбере, ул теләсә нинди байлыктан кыйммәтрәк. "Акчаны югалттым - берни дә югалтмадым, вакыт югалды-күп нәрсәне югалттым, сәламәтлегем югалттым-барысын да югалттым»дип тикмәгә генә әйтмиләр. Шуңа күрә балачактан үз сәламәтлегеңә сакчыл карау бик мөһим.26 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Сәламәтлекне ничек сакларга?»дигән әңгәмә уздырдылар. Алып баручы сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кешенең тормышындагы роле турында сөйләде. Чара барышында көндәлек режим, дөрес туклану,витаминнар,зарарлы гадәтләр турында фикер алыштылар. Сәламәт диета һәм үләннәр, җиләк-җимешләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Сәламәтлек өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик файдалы, дип сөйләделәр. Укучылар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлек турында сөйләштеләр. Чара барышында укучылар рәхәтләнеп зарядка ясадылар, викториналарда һәм «Спорт һәм туклану», «Хисләр органнары», «Мәкальне тәмамла» конкурсларында катнаштылар. Үткәрелгән чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча кирәкле белемнәр, күнекмәләр алдылар һәм аларны көндәлек тормышта кулланачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International