21 нче февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Туган Тел безнең һәрберебез өчен бик кадерле. Туган телдә без беренче җөмләләребезне сөйлибез һәм ачык итеп үз фикерләребезне әйтәбез.
Халыкара Туган тел көне кысаларында Бигәнәй авыл мәдәният йортында «Ромашка» балалар бакчасы балалары өчен " Туган телем-әнкәм теле»дигән тематик сәгать үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, дөньяның төрле телләренең күптөрлелеге турында белделәр,мәкальләрне, әйтемнәрне искә төшерделәр,китап күргәзмәсе бедән таныштылар.