«Честь и слава защитникам» флаглары белән автойөреш

2025 елның 23 феврале, якшәмбе

23 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты Ватанны саклаучылар көне һәм елы уңаеннан «Честь и слава защитникам» флаглары белән автойөреш оештырды. Автоузышның тантаналы старты мәдәният йорты территориясеннән башланды. Машиналар колоннасы Шәмәрдән урамнары буйлап үтте. Автоузышның төп максаты авыл халкына бәйрәм турында искә төшерү, шулай ук патриотик рухны күтәрү иде. Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган обелискка чәчәкләр салынды. Автоузышта катнашулары өчен чик буе гаскәрләренә, Хәрби-Һава Көчләренә, хәрби-диңгез флотына һәм барлык теләүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International