Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне (яки Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне) кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан 18 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре «Әфган сугышы кайтавазы»дигән кичә үткәрделәр.Алып баручы катнашучыларга «игълан ителмәгән сугыш»тарихына зур булмаган экскурс ясарга тәкъдим итте. Хикәя электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Әфганстанда сугышкан якташларыбызга аерым игътибар бирелде. Очрашуда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар: Әхмәдуллин Ибраһим Хәбибулла улы, Мәүлитов Флорид Наил улы ,Дружков Иван Александрович ,Абдуллин Рамазан Тәхәви улы кунак булдылар. Очрашу барышында кунаклар үзләре турында сөйләделәр, алып баручының һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр, хезмәт елларын, сугышчан иптәшләрен искә алдылар. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр.Катнашучыларның медальләре белән кызыксындык, фотоальбомнар карадык. Аннары Әфган сугышы турында «Әфганстан күңелемдә авырта»дигән видеоклипны карадык. Анда, Әфган җирендә булган фаҗигане аңлау балалар күзләрендә укылды. Статистика саннары аларны гаҗәпләндерде. Бу Әфган сугышында күпме кеше үтерелгән, күпме яраланган, күпме тән һәм җан имгәнгән. Үзешчәннәрнең җырлары һәм шигырьләре кичәне бизәде.Чара азагында катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.