14 февраль көнне Сулэ авыл клубында барлык гашыйклар бәйрәме символы булган валентинкалар ясау буенча мастер – класс булды.
Изге Валентин көне-ул 14 февральдә бөтен дөнья буйлап күп кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Бу көнне бәйрәм итүчеләр якын кешеләренә чәчәкләр, конфетлар, уенчыклар һәм «валентинка» махсус открыткалары бүләк итәләр, аларның арткы ягына шигырьләр, мәхәббәт теләкләре язалар.Балаларның игътибарын һәрвакыт үз куллары белән эшләнгән «валентинка» иң оригиналь булып калачагына юнәлттеләр.
Мастер – класс башланыр алдыннан балалар бәйрәмнең тарихы, төрле илләрдә булган гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр белән таныштылар. Балалар якыннарына төсле картоннан бүләкләр ясадылар.