Календарьда илнең героик елъязмасына язылган даталар бар. Шуларның берсе-Сталинград сугышы. Сулэ авыл клубында Бөек Ватан сугышының шушы героик битенә багышланган «Сталинград – Үлемсез шәһәр» мультимедиа сәгате узды. Кешелек тарихындагы иң канлы сугыш 200 көн һәм төн дәвам итте. Шәһәр тулысынча җимерелә, хәрабәләр өеменә әверелә. Миллионнан артык солдат һәм офицер һәлак булган. Чарада катнашучылар иң каты сугышлар барган "Ватанның төп биеклеге", һәр квадрат метр меңләгән мина һәм снаряд кыйпылчыклары тишелгән Мамай курганы турында белделәр.