Сулэ авыл клубында 2 февраль конне "Монда һәркемнең Ватаны Сталинград булган"хәтер сәгате уздырдылар.Хәтер сәгате барышында балалар Сталинград сугышының тарихи әһәмияте турында белделәр. 1943 елның февралендә совет гаскәрләре Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итә һәм Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш ясый. Немец-фашист командованиесенең 1942 елның җәенә куелган планнары турында ,Сталинград сугышының 1942 елның 17 июлендә башланган беренче этабы турында, Сталинград оборонасының 200 каһарман көненең тарихка иң канкойгыч һәм рәхимсез булып кереп калуы турында укыдык. Шәһәрне саклаганда җиде йөз меңнән артык совет солдаты һәм офицеры һәлак була һәм яралана.