8 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән «Үсеш» лицее укучылары өчен «Юные герои Отечества» дигән патриотик сәгать үткәрде. Әлеге чараның төп максаты һәм бурычлары: укучыларны яшь герой-антифашист көне тарихы белән таныштыру, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм ил тарихын өйрәнү. Чара башында алып баручы яшь антифашистлар, аларның ничек көрәшүләре һәм, яшь булуларына карамастан, ничек исән калулары турында сөйләде. Аннары укучылар игътибарына «яшь герой-антифашистны искә алу көне» документаль фильмы күрсәтелде. Бөек Ватан сугышы елларында беренче сугышны үз өстенә алган Брест крепостен саклаучылар арасында разведкага йөргән, яраланганнарга һәм башка балаларга ярдәм иткән балалар һәм яшүсмерләр булуы егетләрне бик гаҗәпләндерде. Патриотик сәгать ахырында Ватанны саклаганда һәлак булган яшь антифашист геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.