2025 ел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм халыкара дәрәҗәдә нацизмга каршы көрәшкә багышланган. 2 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән стена газетасы чыгардылар. Чара башында Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә үткәрделәр. Балаларга авыр сугыш чоры, солдатларыбызның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан батыр балалар турында сөйләделәр. Балалар фронтовикларның исемнәре, язмышлары белән таныштылар. Аннары стена газетасын чыгардылар һәм бизәделәр. Стена газетасында мондый темалар тәкъдим ителде : Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары, сугыш елы балалары,герой-шәһәрләр, Җиңү җырлары, балаларга сугыш турында. Чара Бөек Җиңүнең тарихи әһәмиятен һәм аның сабакларын хәзерге заман өчен чагылдыруга юнәлтелде.