Акция «Бәла билгесе-наркотиклар!»

2025 елның 2 феврале, якшәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше-заман таләбе. Сәламәт булу модага һәм абруйга әйләнде. Наркоманияне профилактикалау һәм үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу, наркотик матдәләр кулланучыларга карата тискәре мөнәсәбәт һәм үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру хәзер иң актуаль булып тора. Шул уңайдан, 1 февраль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Бәла билгесе-наркотиклар!»дигән тематик листовкалар чыгардылар һәм өләштеләр . Авылдашларын һәм яшьләрне актив тормыш позициясенә, яшьтәшләре белән җанлы аралашуга таянып, тормыш сайларга, үз сәламәтлекләрен сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, авырлыкларга каршы торырга өйрәнергә һәм авыр тормыш ситуацияләрендә «Ышаныч телефоннары»ннан файдалана белергә өндәделәр. Вакытында алынган мәгълүмат , наркомания күңелле вакыт үткәрү түгел, ә үлемгә китерүче авыру, дерелдәү, аннан чыгу мөмкин түгел һәм безнең тормышның безнең кулда булуын истә тоту мөһим, һәм аның нинди булачагы - бәхетле һәм озакмы, кыскамы, газаплар һәм авыртулар белән тулы булуы бары тик бездән генә тора, дигән кисәтү булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International