30 гыйнварда Сулэ авыл клубында Ленинград блокадасын бетерү көненә "Ленинград"тарихы сәгате узды.
27 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900гә якын озын көн һәм төн дәвам итә.Клуб мөдире балаларга Ленинградтагы блокада шартларындагы авыр тормыш: ачлык һәм җылылык булмау; Блокада икмәге, карточкалар, Ладога күлендәге боз буенча «тормыш юлы», бу сынауларны кичергән ленинградлыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде. Чара шәһәр турында презентация күрсәтү белән үрелеп барды.