"Жырларыбызда күңел җылысы"-очрашу кичәсе

2025 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

26 январь көнне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы һәм китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар елына һәм шулай ук махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашыбыз Р.Фәсхиев белән очрашуга багышланган "җырларыбызда күңел җылысы" исемле матур кичә үткәрелде. Очрашу концерт формасында узды. Бу көнне Р. Фәсхиевка һәм СВО катнашучыларына бик күп яхшы сүзләр һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.Очрашу җылы һәм тату шартларда бер сулышта узды.Тамашачылар һәм Р.Фәсхиевнең туганнары әлеге концертны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга узлэренен рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International