Кеше пенсиягә чыккач, аның тормышы күпкә саллырак һәм бер тондарак установка кабул итә. Һәр көн алдагысына охшаган. Буш вакытлар күп – менә өлкән яшьтәге кешеләрнең төп дошманы. Өлкән буын кешеләренең рухи очрашулары барыбыз бергә җыелып аралашу өчен менә дигән сәбәп.28 январь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре өлкәннәр өчен «Мин пенсиядә утырам, вакытны юкка үткәрмим» дигән кич утыру үткәрделәр.анда катнашучылар «Мимика», «Золушка», «Третий лишний» һәм башка конкурсларда үз сәләтләрен күрсәттеләр. Алар үзләренең яшьлек җырларын искә төшерделәр, биеделәр, «Әбиләр әкиятләре»н сөйләделәр. Очрашуда катнашучыларның барысы да күтәренке кәеф, киләсе очрашуга кадәр яхшы кәеф алды. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.