Шулай итеп, Русьта Яңа елны ике тапкыр билгеләп үтү гадәте барлыкка килде. Яңа елны каршы алганнан соң ике атна узгач, 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә, ел саен кечкенә могҗиза була – Яңа ел яңадан ишекне шакый, ләкин башка исем астында – Иске Яңа ел. Игелекле, иске әкият атмосферасына тагын бер кат чуму, могҗизага ышану, балачакны искә төшерү, теләк әйтү шундый матур бит.
12 январь көнне Сулэ авыл клубы,Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Иске Яңа ел уңаеннан"Яңа ел серпантины" исемле күңел ачу программасы үткәрделәр.
Барысы да традицион уеннар һәм конкурслар белән бию залында матур чыршы янында булды.Бу көнне күңелле, яхшы ниятләр белән үткәрергә кирәк дип санала, тормыш имин һәм бәхетле булсын өчен.Әлеге чараның җылы атмосферасы яңа Ел бәйрәмнәренең матур тәмамлануы булды һәм киләсе Яңа елга кадәр күңелле истәлекләр калдырды.