«Тылсым территориясе"

2025 елның 12 гыйнвары, якшәмбе

Балалар, башкалардан аермалы буларак, Яңа ел килүен көтәләр. Бу бит һәрвакыт бүләкләр, шатлык һәм күңел ачулар диңгезе. 12 январь көнне Эзмә мәдәният йортында «Тылсым территориясе" исемле балалар өчен яңа ел Чыршысы үткәрелде. Балаларны әкият персонажлары - Шүрәле, урман җәнлекләре каршы алды. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм урман персонажлары белән бергә матур чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Кыш бабай белән Кар Кызы балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмгә килгән һәркем ахырдан бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International