4 январь көнне Курсабаш мәдәният йортында Сулэ авыл клубы һәм китапханә белән берлектә балалар Яңа елы оештырылды.Яңа ел-иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәм, бигрәк тә балалар өчен! Бу-тылсым, әкият һәм бик күп сюрпризлар чоры.Чараның башыннан ук балалар Тылсымлы әкиятләр дөньясына керделәр.Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм матур бизәлгән чыршы бәйрәм һәм могҗиза атмосферасы тудырды.Кыш Бабай, Кар кызы килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар рәхәтләнеп яңа ел җырларын җырладылар,әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Ә баллы бүләкләр алгач, аларның күзләре бәхеттән балкыды.Әкияти Яңа ел!, Яңа ел тамашасы балаларга онытылмаслык тәэсирләр һәм Яңа ел кәефе бүләк итте. Алар бәйрәм, маҗара һәм Тылсым атмосферасына чумдылар.Ата-аналар шундый искиткеч бәйрәм өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Чөнки балалар өчен мондый тамашалар – әкияткә ышану, үзеңне Яңа ел могҗизасының бер өлеше итеп тою һәм уңай эмоциялар белән тулылану мөмкинлеге бит.