8 январь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дендрология бакчасында туристлар өчен Яңа ел тамашасы куйдылар. Кукмара һәм Сабадан килгән кунаклар квест-уен ярдәмендә югалган Кыш бабайны һәм Кар кызын эзләделәр. Кунакларны сөйкемле Эт белән Мәче каршы алды. Кыш бабай белән Кар кызын Убырлы карчык урлаган икән. Убырлы карчыкның биремнәрен үтәгәннән соң гына алар белән очрашырга мөмкин иде. Балалар биремнәрне үтәп җырладылар, биеделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай белән очрашудан соң кунакларны мастер-класс һәм мичтән коймак белән чәй көтте. Бәйрәм күңелле узды һәм балаларга бик күп шатлык китерде. Без һәр баланың күңеленә бәйрәм рухы кертә алуыбыз белән куандык. Һәм һәр бала Кыш бабай белән Кар кызы әкиятенә мөмкин кадәр озаграк ышансын иде!