Билгеле булганча, гаилә үзе кеше тормышында мөһим команда. Нәкъ менә гаилә белән барлык киртәләрне җиңү, теләсә нинди каршылыклар полосасын үтү җиңелрәк.
7 январь көнне Лесхоз мәдәният йортында "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" дип исемләнгән күңелле стартлар оештырылды. Ярышларның программасы бай һәм кызыклы иде. Катнашучылар үзләренең җитезлеген, көчен һәм осталыгын гына түгел, ә бер команда булып эшләү сәләтен дә сынадылар. Бу мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар үз чиратында вакыйгалар барышын күзәттеләр һәм уенчылар өчен чын күңелдән җан аттылар. Сәламәт көндәшлек һәм азарт, сөенечле моментлар безнең гаилә командаларына барлык сынауларны да җиңәргә ярдәм итте. Ярышларда Әхтәмҗановлар гаиләсе командасы җиңүче булды. Икенче урынны Шиһабетдиновлар гаиләсе командасы алды, спорт ярышларында өченче урынны Миңнегуловлар гаиләсе алды. Калган катнашучылар шулай ук кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр. Гаилә стартлары спортның буыннарны берләштерүен һәм бәйрәмнәрне яктырак итүен исбатлады!