2024 елда Дания язучысы Ганс Кристиан Андерсенның «Кар королевасы» әкиятенең беренче басылуына 180 ел тула. Уйлап кына карагыз, 180 ел инде бөтен дөнья буенча кызлар һәм малайлар Герда һәм Кай язмышы өчен борчылалар, аларның маҗараларын күзәтәләр һәм яхшылык, һичшиксез, явызлыкны җиңәчәк, дип ышаналар! 26 декабрь көнне Иштуган авыл китапханәсе Иштуган мәдәният йорты белән берлектә "Кар королевасында кунакта"дигән чара үткәрде.Безнең күбебез «Снежная королева»әкиятен бер генә тапкыр булса да укыдык. Дөрес, яхшылыкның явызлык өстеннән тантана итүе һәм чын дуслык кыйммәтләре турындагы иң яхшы тарихны, мөгаен, табып булмас. Моннан тыш, язучы үзе «Снежная королева» ны гомеренең иң яхшы әкияте дип саный.Алып баручы нәкъ менә шул хакта балаларга сөйләде.Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән танышып кына калмадылар, әкиятченең балачагы турында да бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар әкият буенча викторина сорауларына рәхәтләнеп җавап бирделәр, рәсемнәр буядылар, «Снежная королева»мультфильмын карадылар.Ә чара тәмамлангач, балалар «Снежная королева» әкияте безне чын мәхәббәтнең теләсә нинди киртәләрне җиңәргә һәм хәтта иң салкын йөрәкне эретергә сәләтле икәненә өйрәтә дигән нәтиҗә ясадылар.