«Исәнме, Яңа ел бәйрәме»дигән бәйрәм программасы

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Яңа ел-ул тылсым, елмаю һәм бәхет вакыты. Бу бәйрәмдә һәркем әкияткә ышана, ниндидер гаҗәеп, серле, мавыктыргыч һәм, һичшиксез, онытылмаслык бер атмосферага чума ала. Бу бәйрәм һәркем өчен дә мөһим. Олылар, бәйрәм кәефен тоеп, Яңадан әкияткә ышана башлыйлар, ә балаларның чын күңелдән соклануы һәм шатлыгы бу вакыйганы тулыландыра һәм матурлык өсти генә. 17 декабрь көнне Иштуган мәдәният йортында мәдәният бүлегенең «Исәнме, Яңа ел бәйрәме»дигән бәйрәм программасы булып узды.Иштуган мәдәният йорты  һәм китапханә белгечләре  кунакларны  чегән таборы ролендә каршы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International