3 декабрь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Билгесез солдат көненә багышланган «Билгесез солдат язмышы» дигән танып белү программасы үткәрделәр. 3 декабрь 2014 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан Сугыш кырларында һәлак булганнарны искә алу көне дип игълан ителде. Илебездә басылган теләсә нинди Хәтер Китабын ачсаң, Бөек Ватан сугышы фронтларыннан әйләнеп кайтмаган бик күп совет солдатларының фамилияләре каршында «хәбәрсез югалган»дигән коточкыч сүзләрне укырга мөмкин. Димәк, сугышчылар җимерелгән блиндажлар эчендә, җиргә күмелгән окоплар һәм чокырлар эчендә ятып калганнар. Танып-белү программасында катнашучылар эзләү отрядларының эше, аларның Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны эзләү һәм танып белү эшенең әһәмияте белән таныштылар һәм Ватан өчен сугышта һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.