«Игелек кыл» рәсем конкурсы.

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

    Декабрь башы гадәттәгечә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Инвалидлар-махсус кешеләр категориясе.. Шуңа бәйле рәвештә, 3 декабрьдә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белэн берлектә  инвалидлар декадасына багышланган"Балаларны игелеккә өйрәтегез» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәсемнәр матур булсын өчен чын күңелдән тырыштылар. Без балаларга, без төрле булсак та бер-беребезгэ ярдэмлэшеп, тату яшәргә кирәклеге турында сөйләдек. Кайчакта кешеләр артык мәрхәмәтсез, башкаларның кайгыларына ваемсыз һәм кимчелекләрен кабул итмиләр. Әйдәгез, игелекле булыйк, шәфкатьле булыйк  - менә безнең девиз! Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә, кайгыртырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International